Балтач районы башлыгы эшмәкәрләр белән видеоконференция форматында очрашу үткәрде

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 7 май көнне, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин видеоконференция форматында эшмәкәрләр белән очрашу үткәрде. Эшмәкәрләр коронавирус инфекциясе таралу шартларында килеп чыккан проблемалар турында фикер алыштылар.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чаралары турында аңлатты, шулай ук үзизоляция чорында халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында да сүз барды.

Катлаулы тормыш хәлендә калган шәхси эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Барлык мөрәҗәгатьләр каралды, кайберләренә очрашу вакытында аңлатмалар бирелде, башкалары контрольгә алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International