Бүген, 9 Май көнне, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парад күп еллар буе килгән традиция буенча узмады.
Шулай да илебез, халкыбыз өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Җиңү көне тантаналы билгеләп үтелде. Ул яңа форматта, халык катнашыннан башка онлайн режимда узды.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, мөхтәрәм райондашлар!
Сезне һәр кеше өчен изге, якты бәйрәм — Җиңү көне белән тәбрик итәм. Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 75нче тапкыр каршылый. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак. Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм төн... Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Бөек Ватан сугышында Җиңү — халкыбызның горурлыгы, хәрби дан һәм илебезнең көче-куәте ул.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан #ХәтерБакчасыӨйдә акциясе кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең 42 хезмәткәренең гаиләсе агач һәм куаклар утырттылар. Шулай итеп, безгә тыныч күк йөзе яулаган өлкән буынга рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерелде.
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге 15-20 м/c кадәр, урыны белән көнчыгыш районнарда 24 м/c кадәр.
Авыр икътисадый вәзгыятькә карамастан, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгате буенча республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы кредитлау өчен федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Хөрмәтле Балтач халкы!
Илдәге вәзгыять аркасында кертелгән үзизоляция режимы сәбәпле, быел Бөек Җиңүгә багышланган Парад үткәрелмәячәк. Әмма әлеге изге бәйрәмне үткәрми калу мөмкин түгел. Быел 9 май бәйрәме онлайн-режимда узачак. Ютубтагы Балтаси.ру каналына тоташып, бу көнне районда уздырылачак барча онлайн чараларны карый аласыз. Сезнең өчен Балтач районы җитәкчесе котлавы, ветераннар белән әңгәмәләр, онлайн концертлар күрсәтеләчәк.
Ютуб, Балтаси.ру каналы. Башлана 8:30
Карау өчен сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=81rnTadabvs&featu..
Кече Лызи авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бөек Ватан сугышы елларындагы ТАССР авыл хуҗалыгына багышланган язмалар сериясен дәвам итә. Сугыш елларында Татарстан предприятиеләре армияне һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә аерым әһәмияткә ия була.
Май җитте, көннәр җылытты, ниһаять, кояш кыздыра башлады, димәк, бәрәңге утыртырга да вакыт җиткән. Бәрәңге утырту өчен технология буенча җир 8-10 гралуска кадәр җылынырга тиеш. Халык сынамышлары буенча - бу каен чәчәккә бөреләнә башлаган вакыт. Берәр атнага соңга калсаң да, зыян түгел, чөнки бәрәңге җылы туфракны ярата.
«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2020 елның 7 маеннан 13 маена кадәр Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән урманнарда югары дәрәҗәдәге янгын куркынычы (4 класс) күзәтелә.