ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

"Библиотөн 2020" Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтач авылара Үзәк китапханәсе онлайн режимда Бөек Җинүнен 75 еллыгына карата төрле чаралар үткәрде.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 12 май көнне, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин видеоконференция форматында гражданнарны кабул итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 млн. сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.  

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 13 маенда төнлә һәм көндез: - төнлә аерым көнчыгыш районнарда томан; көндез урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 м/с, яшен (Казанда да).

25 апрельдән 9 майга кадәр онлайн режимда Бөтенрәсәй "Библиотөн 2020" акциясе үтте. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әлеге чарага Балтач авылара Үзәк китапханәсе дә кушылды.

12 майдан башлап бөтен ил һәм барлык тармаклар өчен эш көне булмаган көннәрнең бердәм чоры тәмамланып килә, әмма коронавирус куркынычы әле дә саклана.

Хәзерге вакытта, без чикләүләр режимыннан чыга гына башлагач, кешеләрнең һәм бизнесның проблемалары күп җыелу сәбәпле, өстәмә гамәлләр, гражданнарга турыдан-туры ярдәм кирәк.

Илебезне фашист илбасарларыннан азат итүгә, бабайларыбыз яуда батырларча сугышып, әбиләребез тылда фидакарь хезмәт куеп каршылаган җиңү таңына да 75 ел булды. Бөек Җиңү көнен нинди чор булуга карамастан, матур итеп билгеләп узарга бурычлы без.  Якты киләчәк, тыныч тормыш өчен башларын салган авылдашларны 1 минутлык тынлык белән искә алдык, веноклар салдык. Сугыш хәвефләре кабатланмасын, тыныч, имин тормышларда яшәргә язсын дип теләдек.

2020 елның 19 маенда 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү оештырыла. Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе).


11
май, 2020 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 12 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

12 майдан Татарстанда коронавируска каршы көрәш чаралары турындагы карарда үзгәрешләр үз көченә керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International