Илебезне фашист илбасарларыннан азат итүгә, бабайларыбыз яуда батырларча сугышып, әбиләребез тылда фидакарь хезмәт куеп каршылаган җиңү таңына да 75 ел булды. Бөек Җиңү көнен нинди чор булуга карамастан, матур итеп билгеләп узарга бурычлы без. Якты киләчәк, тыныч тормыш өчен башларын салган авылдашларны 1 минутлык тынлык белән искә алдык, веноклар салдык. Сугыш хәвефләре кабатланмасын, тыныч, имин тормышларда яшәргә язсын дип теләдек.