"Библиотөн 2020" Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтач авылара Үзәк китапханәсе онлайн режимда Бөек Җинүнен 75 еллыгына карата төрле чаралар үткәрде. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган каһарманнар – чын мәгънәсендә халкыбызның зур горурлыгы, рухи ныклыгы. Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңсез батырлыклары өчен Совестлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташларыбызның якты истәлегенә багышлап 28 апрельда Балтач Үзәк китапханәсе видеокүзәтү ясады. “Геройларга мәдхия” дип аталган әлеге мәгълүмат интернет киңлегендә укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителде.