Коронавирус пандемиясе шартларында Россия икътисадына һәм гражданнарга ярдәм итү буенча яңа чаралар пакеты

2020 елның 12 мае, сишәмбе

12 майдан башлап бөтен ил һәм барлык тармаклар өчен эш көне булмаган көннәрнең бердәм чоры тәмамланып килә, әмма коронавирус куркынычы әле дә саклана.

Хәзерге вакытта, без чикләүләр режимыннан чыга гына башлагач, кешеләрнең һәм бизнесның проблемалары күп җыелу сәбәпле, өстәмә гамәлләр, гражданнарга турыдан-туры ярдәм кирәк.

БАЛАЛАРЫ БУЛГАН ГАИЛӘЛӘРГӘ:

- балалары булган мохтаҗ гаиләләр ярты ел өчен июнь аенда бер тапкыр бирелә торган бер балага якынча 33 000 сум акча ала алачаклар

- бала тәрбияләү буенча пособиенең минималь куләме 3375 сумнан  6751 сумга кадәр артачак (эшләми торган гражданнар, шул исәптән студентлар өчен).

- 1 июньнән 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәр (15 яшьне кертеп) һәр балага 10 000 сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча биреләчәк

-3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен 5000 сум күләмендә айлык түләүдән апрельдән башлап өч ай дәвамында файдаланырга мөмкин

РФ ХӨКҮМӘТЕНӘ, СУБЪЕКТЛАР БАШЛЫКЛАРЫНА:

- коронавируска бәйле рәвештә төбәк башлыкларының вәкаләтләре озайтыла, алар, вәзгыятькә бәйле рәвештә, чикләүләрне йомшартырга яки катгыйландырырга мөмкин

- барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, шулай ук "өзлексез цикл" предприятиеләре эшен дәвам итә

- 12 майдан икътисадның төп тармакларын (элемтә, энергетика, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм төзелеш) торгызу өчен шартлар тудырырга кирәк

БИЗНЕСКА:

- 1 июньнән хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләү өчен махсус кредит программасы эшли башлаячак. Әгәр компания 90% дәрәҗәсендә мәшгульлекне саклап калса, яңа программа буенча кредит тулысынча һәм процентлар түләнеп  бетәчәк. Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өчен яңа кредитлар буенча ставка 2% тәшкил итәчәк.

- үзмәшгуль гражданнарга 2019 елга салымны кире кайтарачаклар

- коронавирустан зыян күргән кече һәм урта бизнеска II квартал өчен салымнар һәм иминият взносларын түләттермәячәкләр. Бу - 1,5 млн кече һәм урта предприятиеләр

СОЦИАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘР ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНӘ:

- социаль хезмәткәрләр өчен 15 апрельдән 15 июльгә кадәр махсус федераль өстәмә билгеләнәчәк

- социаль учреждениеләрдә эшләүче табибларга ике атналык смена өчен 40000 сум өстәмә түләү каралган, коронавирус белән зарарланган авырулар белән эшләгәндә - 60000 сум.

- кече персонал өчен - 15000 һәм 20000 сум, техник персонал өчен - 10000 һәм 15000 сум.

- социаль һәм педагогик хезмәткәрләр, урта медицина һәм административ персонал өчен - 25000 сум, авырган кешеләр белән эшләсәләр - 55000 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International