2020 ЕЛНЫҢ 12 МАЕННАН МӘҖБҮРИ БУЛАЧАК:
МАСКА КИЮ:
ПЕРЧАТКАЛАР КИЮ:
ХӘРӘКӘТ ИТҮ ӨЧЕН ЭШ БИРҮЧЕНЕҢ БЕЛЕШМӘСЕ, СМС-ПРОПУСК ЯКИ ШӘХСИ КАБИНЕТТА ТЕРКӘЛҮЕ ТАЛӘП ИТЕЛМИ.
2020 ЕЛНЫҢ 12 МАЕННАН
ҮЗ ЭШЛӘРЕН ЯҢАДАН БАШЛАП ҖИБӘРӘЛӘР:
РӨХСӘТ ИТЕЛӘ:
Никахны тантаналы рәвештә теркәү (катнашучыларның гомуми саны 10 кешедән артмаска тиеш)
ГРАЖДАННАР ӨЧЕН ВАКЫТЛЫЧА ТЫЕЛА:
- ТҮБӘНДӘГЕЛӘРГӘ ЙӨРҮ:
• барлык категория гражданнарны реабилитацияләү үзәкләре;
• инвалидлар өчен хезмәт күрсәтү үзәкләре;
• социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре;
• уен, күңел ачу һәм спорт үзәкләре/корылмалары;
• җәмәгать туклануы биналары, кальян тарту урыннары (чыгарып бирү һәм китерү белән эшләүчеләрдән тыш);
• кинотеатрлар һәм сәүдә үзәкләре (аерым керү белән аларда урнашкан азык-төлек кибетләреннән, даруханәләрдән һәм элемтә салоннарыннан тыш);
• сауналар һәм мунчалар;
• дини мәдәният биналары һәм территорияләре;
- Кунакханәләрдә, шифаханәләрдә, балалар лагерьларында (эш сәфәрләрендә(командировкаларда) булган гражданнардан тыш) урыннарны броньлау, гражданнарны кабул итү һәм урнаштыру
- ТҮБӘНДӘГЕ ОЧРАКЛАРДА ЯШӘҮ/ТОРУ УРЫННАРЫННАН КИТҮ:
• әгәр Сез Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән кайткансыз икән (14 көн дәвамында);
• әгәр Сез аннан кайтканнар белән яшисез икән (14 көн дәвамында).
- ТҮБӘНДӘГЕ ОЧРАКЛАРДА КҮЗӘТҮ (ОБСЕРВАЦИЯ) УРЫНЫННАН КИТҮ:
• әгәр Сез чит илдән кйткансыз икән (14 көн дәвамында)
- ТАКСИДА ИКЕ ПАССАЖИРДАН АРТЫК ЙӨРҮ (балаларны исәпкә алмыйча)
- БАЛАЛАР, УЕН ҺӘМ СПОРТ МӘЙДАНЧЫКЛАРЫНДА БУЛУ (шул исәптән күпфатирлы йортларның ишегалларында) булу)
ЭШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ ВАКЫТЛЫЧА ТЫЕЛА:
- РФ СУБЪЕКТЛАРЫННАН КИЛГӘННӘРГӘ (КАЙТКАННАРГА) 14 КӨН ДӘВАМЫНДА ЭШЛӘРГӘ РӨХСӘТ ИТҮ;
- ХЕЗМӘТКӘРЛӘРНЕҢ ШӘХСИ САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫННАН БАШКА ЭШЛӘВЕНӘ ЮЛ КУЮ.
ОЕШМАЛАРГА ВАКЫТЛЫЧА ТЫЕЛА:
- ГРАЖДАННАРНЫҢ ШӘХСИ САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫННАН БАШКА СӘҮДӘ ҺӘМ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ ОБЪЕКТЛАРЫНА КЕРҮЕНӘ ҺӘМ АНДА БУЛУЛАРЫНА ЮЛ КУЮ;
- МУНИЦИПАЛИТЕТЛАР АРАСЫНДА ПАССАЖИРЛАР ҺӘМ БАГАЖ ЙӨРТҮНЕ (даими маршрутлардан тыш) ГАМӘЛГӘ АШЫРУ.
ОЕШМАЛАР ҺӘМ ШӘХСИ ЭШМӘКӘРЛӘР БУРЫЧЛЫ:
- Биналарны, җәмәгать куллану урыннарын һәм җайланмаларны дезинфекцияләүне тәэмин итәргә;
- Санитар норматив таләпләрнең үтәлешен, бинаның кич саен юешләп җыештыруны тәэмин итәргә;
- Хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары һәм антисептиклар белән тәэмин итәргә;
- Хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәргә;
- Предприятиедә вируслы авыруларны профилактикалау турында мәгълүмат урнаштырырга;
- Электрон документ әйләнеше, электрон һәм почта элемтәсенә күчәргә;
- Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә барлыкка килгән вакансияләр турында мәгълүмат бирергә.
ОЕШМАЛАР, ШӘХСИ ЭШМӘКӘРЛӘР ҺӘМ ҮЗМӘШГУЛЬЛӘР БУРЫЧЛЫ:
- СӘҮДӘ ҺӘМ СЕРВИС ХЕЗМӘТЕ КҮРСӘТҮ ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРЕНДӘ ТҮБӘНДӘГЕЛӘРНЕ ТӘЭМИН ИТӘРГӘ:
• Кулларны антисептик белән чистарту мөмкинлеген;
• Сатып алучылар арасында 1,5 метрдан да ким булмаган дистанцияне саклауны;
• Предприятие хезмәткәрләрен кирәкле шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүне.
- МАТУРЛЫК САЛОННАРЫНДА ҺӘМ БАШКАЛАРДА ТҮБӘНДӘГЕЛӘРНЕ ТӘЭМИН ИТӘРГӘ:
• Кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына булуын;
• Клиентлар кабул итү арасында бүлмәне җилләтү һәм санитар чистарту өчен кимендә 10 минут вакыт аралыгы булуны;
• Хезмәткәрләр арасында дистанция - 1,5 метр булуын;
• Килүчеләр арасында дистанция - 1,5 метр булуын.
КИҢӘШ ИТЕЛӘ:
Татарстанның барлык халкына үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә, яшәү урыныннан чыгып китмәскә, башка кешеләр белән элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә.
Бу бигрәк тә 65 яшьтән өлкәнрәк һәм җитди хроник авырулары булган гражданнарга кагыла.