Бүген, 12 май көнне, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин видеоконференция форматында гражданнарны кабул итте.
Халыкны, нигездә, юлларны ремонтлау проблемасы борчый. Шулай ук халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү, су белән тәэмин итүнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында да сораулар яңгырады.
Санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан, катлаулы тормыш хәлендә калган үзмәшгульләр дәүләт ярдәме чараларына кагылышлы сораулар бирделәр.
Кабул итү вакытында барлык мөрәҗәгатьләр каралды, аңлатмалар бирелде һәм контрольгә алынды.
Хөрмәтле Балтач районы халкы! Гражданнарны мондый кабул итүләр алга таба да үткәреләчәк, сезне борчыган сораулар, тәкъдимнәр булса, 2-43-34 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.