Кече Лызи авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.
8 май көнне авыл җирлеге башлыгы Мухин С.А., башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Михайлова Л. М. тыл хезмәтчәннәрен котладылар. Аларга азык-төлек пакетлары, котлау открыткалары, Георгий тасмалары, сугыш еллары җырлары язылган дисклар, роза чәчәге тапшырылды. Әлеге чараны оештыручыларга һәм спонсорларга-социаль яклау бүлегенә, "Сорнай"ҖЧҖ зур рәхмәтебезне белдерәбез.