Җинү көне

2020 елның 9 мае, шимбә

Бүген, 9 Май көнне, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парад күп еллар буе килгән традиция буенча узмады.

Шулай да илебез, халкыбыз өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Җиңү көне тантаналы билгеләп үтелде. Ул яңа форматта, халык катнашыннан башка онлайн режимда узды.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин  каһарманнар һәйкәле каршындагы Мәңгелек утка чәчкәләр салды, райондашларны онлайн  рәвештә котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм оешма-предприятие җитәкчеләре дә һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куйды.

Шулай ук онлайн трансляцияда “Үлемсез полк” акциясы узды. Балтач районы мәдәният бүлеге агитбригадасы Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып, бәйрәм белән котладылар, җыр-биюләрен бүләк иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International