Балтачта 9 Май бәйрәме онлайн режимда узачак

2020 елның 8 мае, җомга

Хөрмәтле Балтач халкы!
Илдәге вәзгыять аркасында кертелгән үзизоляция режимы сәбәпле, быел Бөек Җиңүгә багышланган Парад үткәрелмәячәк. Әмма әлеге изге бәйрәмне үткәрми калу мөмкин түгел. Быел 9 май бәйрәме онлайн-режимда узачак. Ютубтагы Балтаси.ру каналына тоташып, бу көнне районда уздырылачак барча онлайн чараларны карый аласыз. Сезнең өчен Балтач районы җитәкчесе котлавы, ветераннар белән әңгәмәләр, онлайн концертлар күрсәтеләчәк.
Ютуб, Балтаси.ру каналы. Башлана 8:30
Карау өчен сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=81rnTadabvs&featu..

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International