Балтач районы башлыгының Җиңү көне белән котлавы

2020 елның 9 мае, шимбә

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, мөхтәрәм райондашлар!

Сезне һәр кеше өчен изге, якты бәйрәм — Җиңү көне белән тәбрик итәм. Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 75нче тапкыр каршылый. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак. Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм төн... Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Бөек Ватан сугышында Җиңү — халкыбызның горурлыгы, хәрби дан һәм илебезнең көче-куәте ул.

Хөрмәтле ветераннар! Тиңдәшсез каһарманлыгыгыз, Җиңүгә ышанычыгыз һәм киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк итүегез өчен сезнең каршыда баш иябез. Көчле ихтыярыгыз, батырлыгыгыз, тормыш юлыгыз горурлану хисе уята. Без фронтта һәм тылда илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән, яу кырларында башын салган каһарманнарыбыз турындагы якты истәлекләрне хәтердә саклап, хәрби һәм хезмәт батырлыгы үрнәге булган ветераннарга мәңге рәхмәтле булып яшәргә бурычлыбыз.

Хөрмәтле райондашлар! Быелгы Җиңү бәйрәменә хәзерлек  үзгә шартларда үтсә дә, күңелләрне төшермик, ата-бабаларыбызның батырлыкларын данлап, җиңүчеләр исеменә лаек булып, игелекле гамәлләр кылып яшәвебезне дәвам итик. Ил-көннәребез имин, җаннарыбыз тыныч, күңелләребез сау булсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле, тыныч тормыш теләп калам!

Хөрмәт белән, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International