Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 19 маенда көндез һәм кич урыны белән көчле яңгыр, яшен, боз, көньяк-көнбатыштан көчле җил, көньяктан 15-20 м/с, аерым районнарда 24 м/с га кадәр (Казанда - 15-20 м/с) җил көтелә.
«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге» ДАССОсы «Мин төгәл беләм» yatochnoznayu.ru. дигән яңа профилактик сайт эшен башлап җибәрде.
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Кеше тормышы гаиләдән башлана, биредә аның шәхес буларак формалашуы бара.
Бу көнне Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ЗАГС бүлеге белән берлектә Зариповлар һәм Сөләймановлар спорт династияләрен котлады. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Зариповлар гаиләсе марафон (42 км 195 м.) йөгереп үтте, Сөләймановлар гаиләсе Балтач районының Советлар Союзы Геройлары һәм Россия Герое мемориаллары урнашкан торак пунктлар аша велоузыш ясады.
Табигатьне саклау, яшәртү уңаеннан һәм Бөек Җиңүнен 75 еллыгын истә тотып Әтнә авылының иске мәктәп урыныда 75 төп, Пыжмара авылы Сабантуй ял паркында шулай ук 75 төп чыршы үсентеләре утыртылды.
Нормабаш авылында улы Нәкыйп, килене Сәлимә һәм онык-оныкчыклар белән шатланып гомер итүче Әдибә Гыйлметдинова үзенең матур бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Рамил Нотфуллин бүләкләрен тапшырып Норма җирлеге һәм Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчеләре тәбрикләде, озын, хәерле гомер теләделәр.
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү кысаларында, аны үткәрүдә сезнең катнашу мөмкинлеге турында җиткерәбез. Гражданнарның фикерләрен анализлау нәтиҗәләре буенча безнең оешманың эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.
2020 ел 15 май көнне Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарлары Ринат Әзһәр улы Абдуллин һәм Айназ Алмаз улы Ярмиев катнашында киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Халыкара гаилә көне кысаларында 15 май көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы гаилә парларын өйләренә барып котладылар. Бүлекчәдә 11 гаилә парына социаль хезмәт курсәтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көненә багышланган тууны теркәү тантанасы узды.