Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсына йомгаклару ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 659 млн. сумнан артык.
Балтачның «Наз» үзәгендә күп еллар инде Нина һәм Павел Сидоровлар эшли. Социаль хезмәткәр Нина Тихоновна 17 ел үз карамагындагы кешеләргә ышанычлы ярдәмче булып тора. Ул белемле һәм җаваплы хезмәткәр. Социаль өлкәдә 14 ел хезмәт стажы булган Павел Пантелеймонович машина йөртүче булып эшли һәм «Өлкән буын» милли проектын тормышка ашыруны тәэмин итә. Әти - әнисе юлыннан Сидоровларның олы кызлары - Людмила да китә. Менә инде дүрт елдан артык ул, әнисе кебек үк, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтә, һәркем белән уртак тел таба белә. Сидоровлар-тыйнак, хезмәт сөючән, җаваплы, ышанычлы кешеләр. Нәкъ менә шундый хезмәткәрләр безнең коллективның төп үзәге булып тора да инде.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Сидоровлар гаиләсенә коллектив исеменнән чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында үз эшчәнлекләрен алып баручы “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖ эшсез калган тагын ун шәһәр кешесен язгы чорга үзенә эшкә алды.
Халыкара гаилә көне кысаларында 15 май көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы гаилә парларын өйләренә барып котладылар. Бүлекчәдә 11 гаилә парына социаль хезмәт күрсәтелә.
Май башына Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда яклау чараларын күрү өчен билгеләнгән 132 эретмә узелы төзелде һәм куллануга тапшырылды. Майда тагын 29 стационар эретмә узелын куллануга тапшыру планлаштырыла.
Халыкара гаилә көне һәм аз керемле күп балалы гаиләләргә ярдәм итү кысаларында “Әтиләр Берлеге” иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе рәисе, "Игенче" АХҖК җитәкчесе Зыятдинов Булат Бакый улы 22 гаиләгә хәйрия ярдәме күрсәтте. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Коронавирус һәм үз-үзеңне изоляцияләү чорында күп кенә гаиләләр авыр хәлдә калды. Әмма район хәйриячеләренең ярдәме бу вакытта мохтаҗ егерме гаиләләргә зур терәк булды. Гаиләләребез исеменнән Шигапова Гөлнара Камил кызына һәм Шәрәфетдинов Тимур Азат улына яхшылыклары өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез.
15 май 18 сәгатьтән 16 май 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
2020 елның 28 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Бөек Ватан сугышы элеккеге СССР территориясендә бер генә гаиләне дә читләтеп узмады. 27 миллион кеше һәлак булды. Җиңүнең 75 еллыгына багышлап «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды бөтен ил буенча 27 миллион агач утыртып, һәлак булган һәрберсенә тере һәйкәл булдыру инициативасы белән чыкты.