Кече Лызи авыл җирлеге яңалыклары. «Хәтер бакчасы» акциясе

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышы элеккеге СССР территориясендә бер генә гаиләне дә читләтеп узмады. 27 миллион кеше һәлак булды. Җиңүнең 75 еллыгына багышлап «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды бөтен ил буенча 27 миллион агач утыртып, һәлак булган һәрберсенә тере һәйкәл булдыру инициативасы белән чыкты.

«Хәтер бакчасы» -  ул гаилә тарихын балаларга һәм оныкларына тапшырырга мөмкин булган чара. Бу акция генә түгел, ә яңа традициянең башы да.

Кече Лызи авыл җирлегендә Кече Лызи авылында 42 чыршы, Түбән Ушма авылында 100 агач утыртылды. Һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырту әле дәвам итә. Акциягә иң яшь авылдашлар да килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International