ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 21 маенда төнлә урыны белән көнбатыш районнарда туфракта һәм һавада -1˚ кадәр туңдыру көтелә.

РФ Президентының 2020 елның 30 мартындагы 232 номерлы Указы һәм РФ оборона министры боерыгы нигезендә 2020 елның 1 апреленнән Россия Федерациясе территориясендә язгы чакырылыш кампаниясе башланды.

Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарда коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан, Балтач районы хәрби комиссариатында барлык кирәкле профилактик чаралар үткәрелә. Балтач районы хәрби комиссариатында килеп туган эпидемиологик хәл мониторингы һәм коронавирус йогышын кисәтү өчен билгеләнгән көчләрнең һәм чараларның эшен координацияләү өчен оператив төркем һәм штаттан тыш дезинфекция командасы төзелде.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2012 елдан башлап Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Конкурс үткәрелә.

«Соры» хезмәт хакы фактлары буенча «Халык контроле» ТР мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан үзизоляция чорында электрон рәвештә кергән исәп-теркәү эшләрен башкаруга гаризалар саны шактый арткан.

Татарстан ишегалларының план-схемалары апрель һәм май айларында dvor.tatar сайтында ачык тикшерүләр, фикер алышулар өчен урнаштырылган иде. «Безнең ишегалды» программасының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән иң мөһим принципларының берсе – халык фикерен исәпкә алу. Шуңа күрә бүгенге  эпидемиологик вазгыять шартларында төзекләндерү проектлары буенча читтән торып җәмәгать фикер алышулары оештырылды.

Тэги: #БезнеңИшегалдыТатарстан

19
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан терлекчелек тармагын цифрлаштыру башланды. Татарстанның һәр районында алдынгы цифрлы технологияләр кертү өчен база хуҗалыклары билгеләнде. Бу хакта бүген барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган эшлекле киңәшмә барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Апрель аенда район башлыгы Р.Р. Нотфуллин үткәргән видео аша кабул итү вакытында депутат В.И. Манашева Югары Ушмадан Урта Ушмага юлны төзекләндерү турында сорау бирде. Бу грунт юлы буйлап елга аша мәктәп укучылары, терлекчеләр, фельдшер йөри. Шул ук көнне урынга чыгып, ничек яхшырак эшләргә дигән мәсьәләне хәл иттеләр. Бүгенге көннән үк эшләр башланды.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 20 маенда төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 15-18 м/c кадәр җитәргә мөмкин, көчле яңгыр.

Балтач гимназиясе һәм урта мәктәп базасында "Татпотребсоюз" һәм район кулланучылар җәмгыяте белән берлектә мәктәп кооперативлары оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International