Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 6 июнендәге 471 номерлы карары нигезендә КФҮ ДБУ 2020 ел 15 июньнән башлап гаризалар кабул итүне гадәти режимда яңарта.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Бүген, 12 июнь көнне, Балтач муниципаль районына «Ярдәм янәшә!» хәйрия акциясенең өченче траншы килде. Акция кысаларында Балтач районында яшәүче 505 кеше азык-төлек җыелмалары алачак.
Татарстанда коронавирус йогышы белән бәйле вәзгыять ярдәм итүчеләр хәрәкәте күтәрелүгә китерде. Республикабызның күп кенә кешеләре кебек үк, Казан Газпром хезмәткәрләре дә агымдагы социаль-икътисади вәзгыять шартларында һәм коронавирус йогышы нәтиҗәләрен бетерү өчен халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итү йөзеннән хәйрия акциясе оештырдылар.
Бүген «Хыял» яшьләр үзәге «Россия көне» акциясе уздырды. Әлеге акция «Балтач» паркында ял итүчелǝргә тасмалар, һава шарлары тарату һǝм аквагрим ясаудан гыйбарәт иде.
Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы белән берлектә «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим» дип исемләнгән шигырь һәм иншалар бәйгесе үткәрде.
«Хыял» яшьләр үзәге Россия көненә багышланган «Россия - минем ватаным» дип аталган онлайн рәсем конкурсы уздыра.