ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 10 нчы июнендǝ «Хыял» яшьләр үзәге Россия көненә багышланган «Россия - яраткан илебез!» дип аталган интеллектуаль онлайн уен үткәрде. Интеллектуаль онлайн уен җиңүчесе Алан авылыннан Алмаз Насыйбуллин булды.

 

Тэги: Россия көне

10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Пыжмара авылы уртасындагы җирне биләп торучы мәдәният йорты территориясе бу көннәрдә тагын да матурланып китте. С.Мөлеков урамы тулысынча яктырды, мәдәният йортының урам як коймалары өр-яңа, калай коймага алыштырылды.

Пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә алганда дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе буенча белешмәлек

8 июньнән 12 июньгә кадәр бөтен ил буенча Россия көненә багышланган «Россия тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе уза. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Тэги: Россия тәрәзәләре

9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

«Хөрмәтле хезмәттәшләр, авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә, умарталарның һәлак булуын булдырмау буенча чаралар күрүегезне сорыйм", - дип, мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт Йортында узган киңәшмә барышында.

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Умартачылык

20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы республиканың ике югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза.

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Ялгыз Петр Ильин-балачактан инвалид, 2004 елдан башлап Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль карамакта тора. Социаль хезмәткәр Римма Павлова аның өчен туган кеше диярлек, ул аны эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә калдырмый.

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы турында тарихи белешмә

Тэги: ТАССРның100еллыгы Балтач районы архив бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International