Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы турында тарихи белешмә
1917-1922 еллар
1917 елгы революцион вакыйгалар һәм аннан соң килгән гражданнар сугышы Россиянең сәяси ландшафтын тамырдан үзгәртә. Кырыс сыйныф сугышлары элеккеге империя халыкларының үзбилгеләнүенә тарихи шансны тормышка ашырырга омтылган көчле милли-азатлык хәрәкәте белән үрелеп бара. Октябрь инкыйлабыннан соң илнең яңа административ төзелеше турында сорау туа.
1918 елның мартында Татар-Башкорт Совет Республикасы турында Нигезләмә кабул ителә. Күз алдында тотылган территориянең картасы төзелә. Әмма бу Нигезләмә тормышка ашырылмый кала. 1919 елның 13 декабрендә "Татар-Башкорт ССР турында Нигезләмә" гамәлдән чыгарыла.
Берничә ай киеренке эш, кайнар дискуссияләр һәм фикер алышулардан соң, 1920 елның 27 маенда Халык Комиссарлары Советы рәисе В.И.Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рәисе М.И.Калинин кул куйган ТАССР төзелү турында Декрет чыгарыла, декретның беренче параграфында: «Татар Автномияле Совет Социалистик Республикасы РСФСРның бер өлеше буларак төзелә» - диелгән.
Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының беренче съездына кадәр Декретның сигезенче пункты нигезендә Татар автономияле Совет Социалистик Республикасында хакимиятнең бөтен тулылыгы 1920 елның 25 июнендә Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты оештырган Вакытлы Революцион комитетка тапшырыла һәм бу көн Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешу көне булып санала.
Вакытлы Революцион комитетны танылган татар большевигы, Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышында катнашкан Сәхибгәрәй Сәид Галиев (1894-1938) җитәкли һәм 1920 елның 26 сентябрендә ТАССР Советларының I Съезды була.