«Россия тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

8 июньнән 12 июньгә кадәр бөтен ил буенча Россия көненә багышланган «Россия тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе уза. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Үз фатирларының, йортларының һәм офисларының тәрәзәләрен Бөтенроссия бәйрәмнәренә бизәү традициясен ныгытуны дәвам итеп, катнашучыларга үз тәрәзәләрен рәсемнәр, кече ватаннарына багышланган язулар белән бизәргә тәкъдим ителә. Оештыручылар буяулар, наклейкалар һәм трафаретлар кулланырга тәкъдим итәләр. Бизәлгән тәрәзәнең урамнан күренеп торуы мәслихәт.

Тәрәзәләрне бизәүгә үз регионнарының символларын һәм үзенчәлекле билгеләрен файдаланып, иҗади якын килергә киңәш ителә.

Бөтен илдә тәрәзәләрне берләштерү өчен, катнашучылар фотосурәтләрне социаль челтәрләрдә #ОкнаРоссия #МояРоссия #ЯлюблюРоссию хэштегларын кулланып һәм үзенең кече Ватаны турында сөйләве белән куя ала. Ата-аналарның балалар белән берлектә тәрәзәләрен бизәү мөһимлегенә аерым игътибар бирелә, чөнки Ватанга мәхәббәт гаиләдән башлана.

Акция кысаларында бүгенге көннән «Вконтакте» төркемендә «Большая Перемена» берләшмәсендә флешмоб старт ала. Катнашучылар үз тәрәзәләренең фотосурәтләрен әлеге төркемгә конкурста катнашу өчен куя алалар.

Акция турында барлык актуаль мәгълүмат, Интернет челтәрендә мәгълүмат кампаниясе уздыру өчен материаллар Россия яшьләренең рәсми сайтында урнаштырылачак. Кирәк булган очракта, акцияне оештыручылар төбәкләрдә тәкъдим ителгән мәгълүмати материаллар нигезендә үзләрекен эшли алалар.

Акциянең оештыручылары - яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы, «Большая перемена» Бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы дирекциясе, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International