Татарстанда коронавирус йогышы белән бәйле вәзгыять ярдәм итүчеләр хәрәкәте күтәрелүгә китерде. Республикабызның күп кенә кешеләре кебек үк, Казан Газпром хезмәткәрләре дә агымдагы социаль-икътисади вәзгыять шартларында һәм коронавирус йогышы нәтиҗәләрен бетерү өчен халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итү йөзеннән хәйрия акциясе оештырдылар.
Җәмгыять җитәкчелегенең үз теләге белән җыелган акчаларга Казан «Газпром туклану» идарәсе филиалында формалаштырылган азык-төлек җыелмалары пандемия белән бәйле катлаулы тормыш хәлендә калган гражданнарга тапшырылды.