«Хыял» яшьләр үзәге Россия көненә багышланган «Россия - минем ватаным» дип аталган онлайн рәсем конкурсы уздыра.
Конкурс 2020 елның 8 июненнән 15 июненә кадәр үткәрелә. Конкурста катнашу өчен 7-18 яшьлек балалар чакырыла.
Конкурс эше А4 форматындагы биттә, кысасыз, теләсә кайсы техникада: гуашь, акварель, карандаш, фломастераларда башкарылырга мөмкин. Рәсемнең исеме булырга, рәсемгә туры килгән текстны үз эченә алырга мөмкин.
Бит әйләнешендә конкурста катнашучының фамилиясе, исеме һәм яше күрсәтелергә тиеш.
Әзер эшләрне әлеге почтага җибәрегез: hiyal98@mail.ru
Конкурска 15 июньдә йомгак ясала.