АРХИВТАН ХӘБӘРЛӘР

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгы турында тарихи белешмә

 1920-1940 еллар

Татарстан АССРның барлыкка килүе авыр шартларда бара. Республикада икътисади җимереклек, эпидемия һәм ачлык хөкем сөрә. ТАССРның беренче Хөкүмәт составы үсеш чорында әлеге куркыныч бәла-казалардан сизелерлек үзгәрде. Ул чорда да үзәк белән регион арасындагы мөнәсәбәтләр, беренче чиратта, финанс-икътисад өлкәсендә актуаль булып кала.

Татарстан җитәкчеләре, ул чордагы вазыйфаи затлар – Александр Таняев, Николай Барышев, Алексей Галактионов, Дмитрий Живов, Альфред Лепа, Кәшшәф Мухтаров, Хаҗи Габидуллин, Шәйгардан Шәймәрданов, Кыям Абрамов, Кәримулла Исмаев һ.б., республиканың мәнфәгатьләрен аның социаль-икътисади потенциалына таянып федераль  «югары» кабинетларда якладылар.

1921 елның 25 гыйнварында халык хуҗалыгы хезмәткәрләренең Бөтентатар съездында Татарстан Республикасын электрлаштыру турындагы доклад хупланды һәм 1926 елда ТАССР районнарына беренче электр энергиясе җибәрелә.

 Яшь республиканың беренче чираттагы бурычы - җимерелгән икътисадны торгызу. 1923 ел башына ТАССР Совнархозы карамагында 74 завод һәм фабрика була. Индустриализация барышында 70 тән артык эре, 300 урта һәм вак предприятие төзелә, ул чор өчен заманча техника һәм технологияләр белән җиһазландырыла.

Беренче бишьеллык еллары сәнәгать үсешенең зур темплары белән билгеләп үтелә. Татарстанда индустриализация 1927-1937 елларда дәвам итә. Заманча производстволарның күп тармаклары: машина төзелеше, нефть химиясе, энергетика, җиңел сәнәгать: Казан мех комбинаты, Казан авиакомбинаты (1932), «Пишмаш» заводы (1933), синтетик каучук заводы (1932-1934), Кинофотокомбинат (1933-1935), ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 һәм башка күп кенә предприятиеләр сафка баса.

Аграр төбәктә авыл хуҗалыгын коллективлаштыру бик авыр һәм каршылыклы уза. 1927 елның декабрендә узган ВКП(б) XV съезды карарларын тормышка ашырып, җирле хакимиятләр, хуҗалык итүнең күмәк рәвешләренә акрынлап күчүне җайга салу урынына, аны мәҗбүри чаралар белән берләшүне гамәлгә ашыра башладылар. Әмма крестьяннар колхозга керүдән һәм икмәкне дәүләткә тапшырудан баш тартты. Ул чакта авылда Совет властеның төп дошманы дип кулаклар игълан ителә.

1930 елга репрессия чаралары нәтиҗәсендә 14 меңгә якын хәлле крестьян хуҗалыгы бетерелә, 40 мең кеше республикадан читкә җибәрелә, күбесе озак вакытка төрмә срокларына һәм лагерьларга хөкем ителә. Репрессия куркынычы тоташ коллективлаштыру үткәрергә мөмкинлек бирә, республика аның темпы һәм вакыты буенча илдә өченче урынга чыга.    

Үз дәүләтчелеге барлыкка килү белән татарлар милли мәгариф һәм мәдәният системасын туган телдә үстерү мөмкинлегенә ия булдылар. 1921 елның 25 июненнән Халык Комиссарлары Советы Декреты татар телен рус теле белән тигез дип танырга нигез бирә.

1920 еллар ахырында татар алфавиты гарәп язуыннан латин нигезенә күчерелә. 1939 елдан язма кириллица нигезендә башкарыла.​

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International