ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Пыжмара авылында җирлекнең халык  җыены булып узды. Пыжмара авыл җирлеге Советының 2015-2020 еллардагы эшчәнлеге белән  җирлек башлыгы Р.Х.Заляев таныштырды. 

Балтач муниципаль районы Советының 2015-2020 еллардагы эшчәнлеге хакында Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.С.Галимуллин  чыгыш ясады.

Алар халыкны сайлауларда актив катнашырга, лаеклы кандидатка тавыш бирергә чакырды.

«Шәфкатьлелек», «гафу итү», «башкаларның хокукларын хөрмәт итү», «хезмәттәшлек» - толерантлыкның төп өлеше.

3 нче сентябрь көнне Нөнәгәр авыл мәдәният йортында халык җыены булып узды. Җыенда контроль-хисап палатасы рәисе Кәримов Равил Вәгыйз улы, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Әхмәтханов Әлфрид Заһир улы чыгыш ясады. Шулай ук Нөнәгәр авыл җирлеге Советына депутатларга кандидат Әшрәпов Айдар Җәвит улының да чыгышы тыңланылды. 


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә «Батырлар аллеясы»нда 2004 елда Беслан фаҗигасе корбаннары истәлегенә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе узды.

Тэги: #тормыштамчысы

3 сентябрь - Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

Бүген, 3 сентябрь көнне, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин урып-җыю кампаниясе алдынгыларына вымпел һәм сертификатлар тапшырды.

Консультация – кисәтү

30 августта «Казан» халыкара ат спорты комплексында Республика көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган традицион ат-спорт бәйрәме узды.

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле датасы 2005 елда «Россиянең хәрби дан көннәре турында» Федераль законы белән билгеләнгән иде һәм ул Бесландагы (Төньяк Осетия, 2004 елның 1-3 сентябре) фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.

2 сентябрь көнне Татарстан нефть-газ химиясе форумы киңлекләрендә «2019 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2020 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International