Рөстәм Миңнеханов: Энергия нәтиҗәлелеге – барлык икътисад тармакларына кагыла торган өстенлекле темаларның берсе

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

2 сентябрь көнне Татарстан нефть-газ химиясе форумы киңлекләрендә «2019 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2020 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды. 

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцин, республика министрлыклары һәм эре энергия предприятиеләре вәкилләре катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, энергия нәтиҗәлелеге темасы – барлык икътисад тармакларына кагыла торган өстенлекле темаларның берсе. Соңгы 4 елда ҖТПның энергия сыешлыгы ел саен 1%тан да азга кими. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, бу исә республика мөмкинлекләренә туры килми, һәм ул барлык тармаклар буенча да вәзгыятьне анализларга кушты. «Нәтиҗәлелеге аз булган казаннар темасын карарга кирәк, катнаш эшкәртүгә күчәргә. Мөмкин булган урыннарда индивидуаль ягулык белән тәэмин итүгә күчәргә», - диде ул.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, 2011-2014 елларда төбәкләргә энергия нәтиҗәлелеге программаларын финанслашу өчен федераль акчалар бирелде. РФ Энергетика министрлыгы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты бу ярдәмне торгызу мәсьәләсен карарга өндәде.    

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, министрлыкларның һәм  муниципалитетларның энергия нәтиҗәлелеген арттыру программалары булырга тиеш. «Энергия сервислары контрактлары механизмнарын активрак кулланырга кирәк. Мәсәлән, урамнарны яктыртуда светодиод лампалар бары тик 28% тәшкил итә. Монда без Россия буенча 21 нче урында. Моңа игътибар итәргә кирәк», - диде ТР Президенты. 

Бүген энергия сервислары контрактлары 22 муниципаль районда гына төзелгән. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бу эшне муниципаль берәмлекләрдә көчәйтергә кирәк, бигрәк тә Чаллыда.   

«Электр челтәрләрен корганда күп нәрсәләр исәпкә алынмый: җир кишәрлекләре бирелә, йортлар төзелә, аннары кешеләр интегә. Линияне аннары алып атып булмый бит. Моның белән кискен көрәшергә кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Мөһим юнәлешләрнең берсе – торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыру. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, яңа йортлар акыллы исәпкә алу приборлары һәм газ анализаторлары белән җиһазландырылырга тиеш. 

Төп нотык белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.

Утырыш азагында энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. 

 

«2019 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышында муниципаль районнар арасында Балтач районы беренче урынны яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International