Республика көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган традицион ат-спорт бәйрәме

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

30 августта «Казан» халыкара ат спорты комплексында Республика көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган традицион ат-спорт бәйрәме узды.

Бәйрәм программасы төрле иде, әмма тамашачыларның игътибар үзәгендә, әлбәттә, ат чабышлары һәм ипподромның йөгерү юлларындагы узышлар булды. 

«Казан» халыкара ат-спорт комплексына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та кунак булып  килде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров каршы алды.

Ат чабышларында районыбыз да зур җиңүләргә иреште. «Татарстан» хуҗалыгының «Лондарка» кушаматлы чиста токымлы аты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ярышта беренче урынны яулады! Шулай ук, Закиров крестьян-фермер хуҗалыгының «Вэйверли» кушаматлы аты чиста токымлы гарәп атлары арасында икенче урынга лаек булды!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International