«Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә «Батырлар аллеясы»нда 2004 елда Беслан фаҗигасе корбаннары истәлегенә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе узды. Чарада Балтач район башкарма комитеты, террорчылыкка каршы комиссия, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре вәкилләре, «Форпост» үзәге хезмәткәрләре һәм сугыш ветераннары катнашты.

«Әлеге акцияне үткәрүнең төп максаты – яшьләр арасында терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча төгәл билгеләнгән гражданлык позициясен формалаштыру, катнашучыларны уяулыкка һәм гражданлык җаваплылыгына өндәү. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне, ягъни Россиянең яңа истәлекле датасы 2004 елның 1-3 сентябрендәге Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалары белән бәйле. Ул вакытта 314 кеше һәлак булды, шуларның 186сы балалар иде», - дип билгеләп үттеләр үз чыгышларында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Тәҗетдинов, район Әфганстан ветераннары берлеге рәисе Дилүс Гәтиятуллин.

Акциядә катнашучылар «Батырлар аллеясы»ндагы чәчәкләргә бер уч су алып салдылар. Террорчылык акты вакытында өч көн буе тоткынлыкта газапланган кешеләр, шул исәптән балалар бер тамчы су да эчә алмаган. Фаҗигадә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International