ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы "Сөмбелә" бәйрәмен үткәргән.

1 сентябрьдән ТР муниципаль районнарының вәкиллекле органнары каршындагы Яшьләр парламентларына депутатлыкка кандидатлар өчен онлайн-тавыш бирү башланды.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Балтач район башкарма комитетының Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы Балтач районында төзелә һәм ремонтлана торган объектларда хезмәтне саклау буенча закон таләпләрен үтәү максатыннан күчмә тикшерүләр үткәрде.

2020 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия» иҗади конкурсы башланды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Менә яңа уку елы башлануын хәбәр итеп, кыңгырау да чыңлады. Гомуми белем бирү мәктәпләре белән бергә өстәмә белем бирү оешмалары – балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе дә үзләренең укучылары өчен ишекләрен ачты. Яшь рәссамнар, музыкантлар, биючеләр һәм спортчылар кабат шөгыльләнә һәм үсә алачак.

5 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көненә багышланган ярминкә узачак. Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша алалар.

2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр эфирда Россиянең иң инновацион төбәге тәҗрибәсе турында масштаблы онлайн-чара һәм партнерлар һәм экспертлар белән аралашу өчен коммуникацион платформа узачак. Ике атналык вакыйга мәйданчыгы һөнәри үсеш өчен бизнес-интенсив синергиясе һәм тәҗрибә уртаклашу, инвесторлар һәм фикердәшләр эзләү өчен киңлек. «100% Татарстан» – гражданнарны, бизнес вәкилләрен, хакимият вәкилләрен һәм алдынгы экспертларны берләштерә торган коммуникацион платформа.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән берлектә Марат Наил улы Садыйков Белем көне уңаеннан Балтач гимназиясендә узган тантаналы линейканың мәртәбәле кунаклары булдылар.

1 сентябрь көнне бөтен Россия буенча «Бегущая книга - 2020» дип исемләнгән көзге интеллектуаль узыш узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International