Бөтен Россия йөгереше "Бегущая книга - 2020"

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

1 сентябрь көнне бөтен Россия буенча «Бегущая книга - 2020» дип исемләнгән көзге интеллектуаль узыш узды. Ел саен үткәрелә торган әлеге Бөтенроссия социомәдәни акция китапханәләрне инновацион киңлек, танып-белү өчен ял итү урыннары һәм теләсә кайсы торак пунктның мәдәни үзәкләренең берсе буларак популярлаштыруга юнәлдерелгән.

«Бегущая книга - 2020» йөгереше Белем көненә һәм илебезнең атом тармагының 75 еллыгына багышланган иде. Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм Балтач урта мәктәбе волонтерлары алдан эшләнгән маршрут буенча старт алдылар: «Балтач» үзәк паркы, Геройлар Аллеясы, мәдәният йорты, В. Булатов урамы, Балтач урта мәктәбе, «Хыял» яшьләр үзәге, Һ.Такташ урамы, Г. Гарифуллин урамы, Үзәк китапханә. Үтеп баручыларга интеллектуаль сораулар бирелде, сорауларга  дөрес җавап бирүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International