Балтач район башкарма комитетының Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы Балтач районында төзелә һәм ремонтлана торган объектларда хезмәтне саклау буенча закон таләпләрен үтәү максатыннан күчмә тикшерүләр үткәрде.
Координация советы әгъзалары эш алып бару һәм объектларда хезмәтне саклау чараларын оештыру белән таныштылар. Анда билгеләнгән таләпләргә туры китереп, хезмәтне саклау буенча чараларның тиешле дәрәҗәдә үтәлеше таныкланды.