Менә яңа уку елы башлануын хәбәр итеп, кыңгырау да чыңлады. Гомуми белем бирү мәктәпләре белән бергә өстәмә белем бирү оешмалары – балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе дә үзләренең укучылары өчен ишекләрен ачты. Яшь рәссамнар, музыкантлар, биючеләр һәм спортчылар кабат шөгыльләнә һәм үсә алачак.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдимнәрен исәпкә алып, оешмалар бераз башкачарак эшләячәк. Белем бирү программаларын тормышка ашыру штат режимында, профилактика һәм коронавирус йогышы таралуны булдырмау шартларында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп барачак.
Балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе сәнгатькә, спортка һәм белемгә тартылучыларны көтеп кала. Яңа уку елында уңышлар һәм планнарыгызның тормышка ашуын телибез!