Балтач гимназиясендә - Белем көне

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән берлектә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков Белем көне уңаеннан Балтач гимназиясендә узган тантаналы линейканың мәртәбәле кунаклары булдылар.

Алар укучыларга, укытучыларга һәм әти-әниләргә үзләренең котлауларын, ихлас теләкләрен әйтеп уздылар. Марат Наил улы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов исеменнән кайнар сәламнәрен һәм котлау сүзләрен җиткерде.

Әлеге тантаналы линейка җыр-моң, ихлас теләкләр белән үрелеп барды. Укытучыларга, укучыларга, әти - әниләргә нәтиҗәле уку елы, яңа җиңүләр, яңа ачышлар, сабырлык, нык сәламәтлек теләп калыйк! Хәерле сәгатьтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International