Бүген, 3 сентябрь көнне, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин урып-җыю кампаниясе алдынгыларына вымпел һәм сертификатлар тапшырды.
"Иң яхшы комбайнчы" исеменә "Игенче" хуҗалыгыннан Гарипҗанов Алмаз (655,8 тонна ашлык суктырган), "Сосна" хуҗалыгыннан Зыятдинов Расил (585,8 тонна ашлык суктырган) һәм "Борнак" хуҗалыгыннан Шакиров Илдар (378,0 тонна ашлык) лаек булды. Афәрин, егетләр!