Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле датасы 2005 елда «Россиянең хәрби дан көннәре турында» Федераль законы белән билгеләнгән иде һәм ул Бесландагы (Төньяк Осетия, 2004 елның 1-3 сентябре) фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.

Ул чакта, 2004 елның 1 сентябрендә, балалар әти-әниләре белән мәктәпкә Белем көненә киләләр, яңа уку елына сөенеп туя алмыйлар. Боевиклар 1 нче мәктәпкә үтеп керәләр һәм укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучыларын тоткынлыкка алалар. Мәктәп бинасында җинаятьчеләр өч көн буе 1181 кешене тота. Әлеге террорчылык акты нәтиҗәсендә 350 дән артык кеше һәлак була, бу исә шәһәр халкының 1% - ын тәшкил итә. Һәлак булучылар арасында тоткынга алынучылар гына түгел, хәрби хезмәткәрләр дә була. Үлүчеләрнең яртысы балигъ булмаган балалар. Бу терактның аеруча фаҗигале булуы, нигездә, балалар һәм хатын-кызлар һәлак булуыннан гыйбарәт. 500 дән артык кеше яраланган.

Бүген, Беслан һәм барлык террорчылык актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алып, без терроризмга каршы бөтен көчебез белән бердәм булырга, бу җинаятьчелекнең таралуына юл куймаска тиеш. Толерантлык һәм бер-береңне хөрмәт итү генә терроризмның социаль базасы үсүен кисәтергә һәм җинаятьчеләрне җәмгыятьтә ярдәмгә өметсез калдырырга мөмкинлек бирәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International