ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2020 ел
җомга

Кече Лызи авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым программасын тормышка ашыру буенча эшләр дәвам итә.

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан 30 октябрь көнне «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан 9 реабилитацияләнгән гражданнарга Балтач муниципаль районы башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары һәм «Минем гәҗит» атналыгына язылу тапшырылды.

"Абилимпикс-2020" инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның региональ этабы башланды. 

 

29 октябрь көнне Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы командасы Балтач районы Югары Субаш авылында яшәүчеләр белән очрашты һәм аларга «Минем субсидияләр» дигән яңа санлы сервис тәкъдим итте. Очрашу кысаларында халык кушымта мөмкинлекләре турында белеп кенә калмадылар, үзләре дә алардан файдаланып карадылар.

2020 нче елның 29 нчы октябрендә Югары Субаш авыл җирлегендә яшәүчеләр Татарстанның цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләре белән очраштылар.

Хөрмәтле дуслар! Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның йөкләмәсе буенча 2020 елның көзге каникул чорында балаларның ялын оештыру һәм эчтәлекле итү максатыннан «Күңелле каникуллар» проекты кысаларында Балтач балалар сәнгать мәктәбендә мастер-класслар үткәрелә. Балтач муниципаль районының барлык чаралары #нескучныеканикулы2020 хештегы астында рәсми аккаунтларда урнаштырылачак.

Гөлсинә Хәбибуллина. "Төп нигездә тормыш гөрли". Ватаным Татарстан, №159 - 27.10.2020 ел


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 нче елның 29 октябрендә Балтач районы башкарма комитетының балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль хезмәткәр Татьяна Тургенева һәм Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбенең 11 укучысы өчен «Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел» дигән дәрес үткәрде.

2020 елның 6 ноябрендә Балтач бистәсе һәм Чепья авылы үзәк урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Биредә район халкы кулай бәяләрдән кирәкле продуктларны сатып ала алачак.

Тиздән, бик тиздән көзге каникуллар җитә. Шул уңайдан, 29 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе яңа журналларга көзге пресс-тур тәкъдим итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International