Югары Субаш авыл җирлеге яңалыклары. Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең Татарстан цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләре белән очрашуы

2020 елның 30 октябре, җомга

2020 нче елның 29 нчы октябрендә Югары Субаш авыл җирлегендә яшәүчеләр Татарстанның санлы трансформация үзәге хезмәткәрләре белән очраштылар. Очрашуда Балтач муниципаль районы башкарма комитеты, Югары Субаш авыл җирлеге, Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре катнашты. Кунаклар «Минем субсидияләр» дип аталган яңа цифрлы сервисны тәкъдим иттеләр. Очрашу кысаларында халык кушымта мөмкинлекләре турында белеп кенә калмады, үзләре дә алардан файдаланып карадылар.

Авыл җирлеге халкы танышкан кушымтаның сынау версиясендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга алты субсидияне онлайн-алу мөмкинлеге тормышка ашырылган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International