Тиздән ноябрь аеның күркәм бәйрәмнәре башлана. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь - Татарстан Республикасы конституциясе көнен бәйрәм итәчәкбез.
Хезмәттә алдынгы технологиялар куллану, яңалыкка омтылу эшне камилләштерергә ярдәм итә, җитештерүчәнлекне үстерү-арттыруга стимул булып тора. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә көндәлек эшчәнлектә яңа алымнар кертүгә өстенлек бирү Балтач районы өчен бер дә чит әйбер түгел. Бүген районыбызның иң алдынгы хуҗалыкларының берсе булган "Татарстан" күмәк хуҗалыгының яңа төзелгән терлек комплексына беренче савым сыерларын кертеп, сынау режимында эшли башладылар. Терлек комплексы 800 баш савым сыерына исәпләнеп төзелгән, 60 сыерга исәпләнгән савым залы урнаштырылган.
2 ноябрь 18 сәгатьтән 3 ноябрь 09 сәгатькә кадәр консультация-кисәтү
Хезмәт ияләре депутатларының Балтач район Советы башкарма комитеты утырышы беркетмәсе №21, 28 июнь 1956 ел
Август аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы - 2020» республика конкурсы игълан ителгән иде, ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында ел саен уздырыла.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
31 октябрь 21 сәгать 10 минуттан 1 ноябрь 09 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
Балтач районы бүген Дәрвишләр бистәсендә узган ярминкәдә авыл хуҗалыгы оешмаларының, фермер хуҗалыкларның, шәхси эшмәкәрләрнең, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итте.
2020 ел - ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган чаралар дәвам итә.
2020 елның 30 октябрендә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Фирүзә Исхакова һәм Балтач районы башкарма комитетының муниципаль хезмәткәре Ләйлә Низамиева Кече Лызи урта мәктәбе укучылары өчен «Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел» дип исемләнгән профилактик чара үткәрде.