Балтач районы чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты

2020 елның 31 октябре, шимбә

Балтач районы бүген Дәрвишләр бистәсендә узган ярминкәдә авыл хуҗалыгы оешмаларының, фермер хуҗалыкларның, шәхси эшмәкәрләрнең, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итте. Кунакларны арзан бәяләрдән яңа җитештерелгән продукция генә түгел, күңелле концерт программасы да көтте.

Балтач районында мондый социаль-әһәмиятле чараларны уздыруга зур җаваплылык белән карыйлар. Шуңа күрә, безнең муниципаль район территориясендә дә ярминкәләр оештырыла. Өлкәннәр көненә багышланган традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 октябрьдә үткәрелде. Шулай ук 6 ноябрьдә дә ярминкә үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International