Авыл хуҗалыгы яңалыклары

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Хезмәттә алдынгы технологиялар куллану, яңалыкка омтылу эшне камилләштерергә ярдәм итә, җитештерүчәнлекне үстерү-арттыруга стимул булып тора. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә көндәлек эшчәнлектә яңа алымнар кертүгә өстенлек бирү Балтач районы өчен бер дә чит әйбер түгел. Бүген районыбызның иң алдынгы хуҗалыкларының берсе булган "Татарстан" күмәк хуҗалыгының яңа төзелгән терлек комплексына беренче савым сыерларын кертеп, сынау режимында эшли башладылар. Терлек комплексы 800 баш савым сыерына исәпләнеп төзелгән, 60 сыерга исәпләнгән савым залы урнаштырылган.

"Яңа терлек комплексында карусель тибындагы саву залы эшләячәк. Биредә саву технологиясе сиптә торган сыерларны савудан бермә-бер аерыла. Шуңа күрә күмәк хуҗалык савымчыларын Санкт-Петербург шәһәренең "Трансфер" компаниясеннән чакырылган махсус белгечләр өйрәтәчәкләр. Киләчәктә комплекста тәүлек буе сөт җитештерү күздә тотыла, 3 смена оештырылачак. 1 сменада 4 сыер савучы эшләячәк, әлегә 2 смена эшләп тора" - дип яңалыклары белән бүлеште хуҗалыкның баш зообелгече Ленар Мөхәммәтҗанов.

Мәгълүматны "Кайтаваз" радиосы һәм Рәсми Балтач сайты өчен Илзирә Гимадиева әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International