«Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел»

2020 елның 30 октябре, җомга

2020 елның 30 октябрендә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Фирүзә Исхакова һәм Балтач районы башкарма комитетының муниципаль хезмәткәре Ләйлә Низамиева Кече Лызи урта мәктәбе укучылары өчен «Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел» дип исемләнгән профилактик чара үткәрде.

Чара «Хыял» яшьләр үзәгендә узды. Укучылар яхшылык турында әкият тыңладылар, «Шыксыз үрдәк бәбкәсе» мультфильмыннан өзек карадылар. Һәр кеше тормышында толерантлык төшенчәсенең мөһимлеге турында үз фикерләрен әйттеләр. Алган белемнәрен «Домино» һәм «Дуслык» күнегүләре барышында ныгыттылар. «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» уены ярдәмендә балалар кечкенә спектакльдә катнашып ялганны танып белергә өйрәнделәр. Чара ахырында балаларга белешмәләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International