"Татарстан - Ватаныбыз, татар теле - ана телебез" интеллектуаль эрудион

2020 елның 30 октябре, җомга

2020 ел - ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган чаралар дәвам итә. 30 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Татарстан - Ватаныбыз, татар теле - ана телебез" дип аталган интеллектуаль эрудион үткәрелде. Чарада Балтач урта мәктәбенең 8 А сыйныфы укучылары катнашты. Алар балалар китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән "Горурлыгым минем - Татарстан!" дип аталган видеоролик карадылар, татар телендә башваткыч чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International