«Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел»

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 29 октябрендә Балтач районы башкарма комитетының балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль хезмәткәр Татьяна Тургенева һәм Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбенең 11 укучысы өчен «Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел» дигән дәрес үткәрде.

Дәрес бик дустанә һәм җылы шартларда узды. Укучылар толерантлык турында мультфильмнар карадылар, кешелек барлыкка килү, төрле телләр турындагы легендаларны тыңладылар. Очрашуның нәтиҗәсе буларак бергәләп «Синең кебек булмаган өчен генә беркемне дә рәнҗетергә ярамый» дигән кагыйдә чыгардылар.

Дәреснең практик моменты: «Алма һәм яралар», «Мәнфәгатьләр өеме», «Нигә миннән башка ярамый...» кебек күнегүләрдән торды. Гади күнегүләрдә һәрбер бала толерантлыкның мөһимлеген һәм нәфрәтнең ярамаганлыгын аңлый алды. Дәрес ахырында барлык катнашучыга да «Толерантлык белешмәләре» тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International