"Абилимпикс-2020" инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның региональ этабы башланды. Илкүләм конкурс Казанның берничә ноктасында "Чәчтараш сәнгате, "Флористика", "Кулинария эше", "Веб-дизайн", "Плитка белән тышлау", "Кирпеч өю" һәм "Ландшафт дизайны" компетенцияләре буенча узды.
Балтачтан Эльвира Әхмәдуллина "Чәчтараш сәнгате" компетенциясендә катнашып, икенче урынны яулады. Аңа диплом, сертификат һәм медаль тапшырылды. Котлыйбыз!