Балтач районының Карадуган авылында «Авыл территорияләрен төзекләндерү» программасы буенча келәт-музей төзелә. Бүгенге көндә биредә асфальт салына һәм брусчаткалы юл эшләнелә. Шул ук программа буенча һәйкәл территориясе коймаланды һәм аның алдында юл асфальтланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 565 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (44%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.
Балтач Үзәк зурлар китапханә хезмәткәрләре 2020 елга онлайн әдәби календарь әзерләде.
Балтач Үзәк зурлар китапханәсе «Китаплы җомга» проекты кысаларында хатын-кыз язучыларының тормышчан, мавыктыргыч бай эчтәлекле 5 китабын тәкъдим итә.
28 октябрьдән Россиядә гомуми битлек режимы кертелде. Россия Федерациясе территориясендәге затлар кеше күп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен гигиена битлекләре киюне тәэмин итәргә тиеш. Яңа чаралар Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова карарында беркетелгән.
26 октябрьдә административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр кертә торган федераль закон үз көченә керде (23.21 статьяга). Әлеге үзгәрешләр Татарстан Росреестрының вазыйфаи затларына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә дәүләт җир күзәтчелеге буенча чаралар барышында ачыкланган административ хокук бозулар турындагы эшләрне карарга мөмкинлек бирә, аларның әйләнеше «авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында»Федераль закон белән җайга салына.
Нөнәгәр авыл җирлегендә 2020 елда үзара салым акчасына планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылып, оешмалар белән хисап ясалды.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте чит илдән һава транспорты белән кайту тәртибен аңлата.
Карадуган авыл җирлегендә 2020 елда үзара салым программасын тормышка ашыру буенча мәгълүмат