Роспотребнадзор Россиядә гомуми битлек режимы кертте

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

28 октябрьдән Россиядә гомуми битлек режимы кертелде. Россия Федерациясе территориясендәге затлар кеше күп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен гигиена битлекләре киюне тәэмин итәргә тиеш. Яңа чаралар Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова карарында беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International