Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте чит илдән һава транспорты белән кайту тәртибен аңлата:
Россия Федерациясе территориясенә һава транспорты белән кайтучы Россия Федерациясе гражданнары бортта килүченең анкетасын тутыруны һәм Россия Федерациясенә очканчы (билет алганда, әмма рейска теркәлүдән соңга калмыйча) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында форма тутыруны тәэмин итәргә тиеш.
Россия Федерациясе территориясенә кайтканнанн соң өч календарь көн эчендә Россия гражданнары ПЦР методы белән COVID-19 лаборатория тикшеренүе узарга һәм тикшеренү нәтиҗәләре турында мәгълүматны бердәм дәүләт хезмәтләре порталында махсус формада урнаштырырга тиеш.
COVID-19 лаборатория тикшеренүе нәтиҗәләрен алганчы яшәү (тору) урыны буенча изоляция режимын үтәргә кирәк.
Россия Федерациясе территориясенә кайткан көннән ундүрт календарь көн эчендә сәламәтлек торышы начарайган очракта, гражданнар медицина оешмаларына бармыйча, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш.