Төзелеш, ремонт һәм реконструкция - безнең районның өстенлекле юнәлешләренең берсе. Шуңа да аңа зур игътибар бирелә.
Балтач районының Карадуган авылында «Авыл территорияләрен төзекләндерү» программасы буенча келәт-музей төзелә. Бүгенге көндә биредә асфальт салына һәм брусчаткалы юл эшләнелә. Шул ук программа буенча һәйкәл территориясе коймаланды һәм аның алдында юл асфальтланды.

.jpg)



