Нөнәгәр авыл җирлеге яңалыклары. 2020 елда үзара салым акчасына планлаштырылган барлык эшләр башкарылды

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Нөнәгәр авыл җирлегендә 2020 елда үзара салым акчасына планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылып, оешмалар белән хисап ясалды.

Нөнәгәр авылында халыктан җыйналган 278 750 сум һәм республика бюджетыннан кайткан акчага балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылды, зират коймасы яңартылды, карт агачлар киселде, чишмәгә каптаж ясалды, "Салкын чишмә" төзекләндерелде, чишмәнең суүткәргеч торбалары яңартылды, шулай ук  Комсомол урамында юл төзекләндерелде.

Чутай авылында халыктан җыйналган 288 750 сум  һәм республика бюджетыннан кайткан акчага балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылды, зират коймасы яңартылды, авыл урамында юл төзекләндерелде.

Комаров-Завод авылында халыктан җыйналган 54 050 сум һәм республика бюджетыннан кайткан акчага зират коймасы яңартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International