Тиздән, бик тиздән көзге каникуллар җитә. Шул уңайдан, 29 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе яңа журналларга көзге пресс-тур тәкъдим итте. Балалар журналлары гаҗәеп мавыктыргыч, кызыклы ул. Шул серле дөнья уку елының беренче озын ялларын күңеллерәк һәм файдалырак итәчәк!