ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

3 декабрь - Билгесез солдат көне. Бу дата очраклы гына сайланмаган, чөнки 1966 елның 3 декабрендә, Мәскәүдә немец гаскәрләренең тар-мар ителүенә 25 ел тулу көнендә, Билгесез солдат җәсәде алып кайтарыла һәм Мәскәү Кремле янында җирләнә. Бу көн Ватаныбыз һәм тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән барлык хәбәрсез югалган һәм исемсез сугышчыларга багышланган.

Тэги: БилгесезСолдаткөне

2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 2 декабрендә Түбән Кенә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әлтәфова Дания Гатаулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

  

Яңа ел — елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәме. Аның килүен бигрәк тә балалар түземсезлек белән көтә.

2 декабрь 18 сәгатьтән 3 декабрь 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 4 декабрендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак.

2020 елның 3-10 декабрендә халыкның хокукый грамоталылыгы дәрәҗәсен бәяләү максатларында дүртенче Бөтенрәсәй хокукый (юридик) диктанты узачак.


1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация Советы тарафыннан ремонт эшләре алып барыла торган объектларда: Шеңшеңәр төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәтне саклау законнары таләпләрен үтәү буенча күчмә тикшерүләр үткәрелде.

1 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт ала.

Хезмәт ияләре депутатларының Балтач район Советы башкарма комитеты утырышы беркетмәсе №8, 18 апрель 1960 ел​

Тэги: Балтачрайонына90ел ТАССРның100еллыгы

30 ноябрь көнне «Наше время – Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика фестиваленең гала-концерты узды. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International